Татарстан мәктәпләрендә хәрби җыеннар уздырылачак
Мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә хәрби җыеннар уздырылачак

Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында басылган күрсәтмәдә әйтелә.

Татарстан мәктәпләрендә һәм һөнәри училищеларында укучыларны хәрби хезмәткә әзерләүне яхшырту өчен җыеннар үткәреләчәк.

Җыеннар сентябрь-июнь айларында "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) предметы кысаларында узачак. Аларны гомуми белем бирү оешмалары, һөнәр училищелары, уку пунктлары, муниципаль үзәкләр, оборона-сәламәтләндерү лагерьлары һәм башка оешмалар базасында үткәрәчәкләр.

2023 елның апрелендә "Патриот" республика үзәге базасында унынчы сыйныф укучылары өчен 5 көнлек җыеннар узачак. Укучылар хәрби хезмәтнең оборонасы һәм нигезләре буенча башлангыч белемнәр алачаклар.