Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уку елы башына яңа тарих дәреслегендә махсус хәрби операция турында бүлек булачак

Ул өлкән сыйныф укучыларына исәпләнә.

Россия мәктәпләре өчен яңа тарих дәреслегенә Украинада махсус хәрби операциягә багышланган бүлек кертелә. Ул яңа уку елы башына әзер була. Ул өлкән сыйныф укучыларына исәпләнә. Бу хакта ТАСС РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Хәзер бу эш тулы көченә бара, һәм без уку елы башына өлкән сыйныфлар өчен дәреслек әзер булачак дип планлаштырабыз», - дип аңлатты министр.

Узган елның декабрь башында РФ Президенты Владимир Путин тарих һәм җәмгыять белеме буенча яңа мәктәп дәреслекләрен булдыруны гомум илкүләм әһәмияткә ия мәсьәлә дип атады. Шул ук вакытта тарих буенча дәреслекләрдә Россия лидеры тәкъдиме белән Украинадагы махсус хәрби операциягә багышланган бүлек барлыкка киләчәк, дип хәбәр ителде.

Быел Мәгариф министрлыгы яңа уку әсбапларын сынап карарга, ә 2024-2025 уку елыннан аларны Россия мәктәпләрендә кулланырга исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X