“Террорчылыкка каршы бергәләп көрәшәчәкбез”
Шәхсән әйтелгән генә түгел, ә виртуаль интернет челтәре аша әйтелгән һәр төрле сүз, һәр төрле гамәл җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда олылар гына түгел, күп вакытларын социаль челтәрләрдә үткәрүче яшүсмерләр дә истә тотарга тиеш.
Питрәчнең 2 нче мәктәбендә "Экстремизга - юк!" республика айлыгы кысаларында үткән ачык чарада укучылар бу турыда һәм тынычлык, терроризм һәм һәркемнең җаваплылыгы турында сөйләштеләр.
Тугызынчы сыйныф укучылары тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Лина Хәмидуллина һәм Алина Дудкина җитәкчелегендә, мәктәпнең беренче сыйныф укучылары һәм кунаклары өчен әдәби сәхнәләштерелгән чара әзерләгәннәр иде. Символик паркта тамашачылар алдыннан бер-бер артлы фаҗигале вакыйгалар - терактлар турындагы хатирәләр үтте. Алар төрле елларда безнең илдә килеп чыккан һәм аларда дистәләгән, йөзләгән кеше гомерләре өзелгән.
- Без әлеге чарага әзерләнгәндә, балалар безгә бик күп сораулар бирде, аларның күбесе үз рольләрен күңелләре аша үткәреп, аңлап башкардылар. Алар терроризмның һәркем өчен проблема булуын, аның нәтиҗәләренең күп кенә кешеләр тормышына агылуын, аларның тормышларын мәңгегә үзгәртүләрен аңладылар, - диде Лина Хәмидуллина. - Телевизорларда даими күрсәтелеп торган, яңалаклар порталларында урын алган темалар балалар өчен аңлаешлы була бара.
Балалар "экстремизм", "терроризм" төшенчәләрен үзләренчә аңлыйлар, чөнки алар өчен болар, бәхеткә, күбрәк абстракт мәгънәгә ия. Шулай да әлеге тема аларны, әлбәттә, битараф калдырмады.
- Бүгенге көндә без бу турыда укытучылар белән дәресләрдә, чараларда еш сөйләшәбез, - дип билгеләп үтә яхшы укучыларның берсе, 9б сыйныф укучысы Александр Балабанов. - Бу мөһим тема, шуңа күрә без, асылда, нәрсәнең "яхшы", ә нәрсәнең "начар" булуы турында фикер алышабыз. Моны һәркем дә мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмый. Әлбәттә, без дуслар белән дә бу темаларга фикер алышабыз, минемчә, хәзерге вакытта бу бик актуаль.
- Без әле мәктәп укучылары гына, күп нәрсә бездән тормый, без үзебез генә бу күренешләр белән көрәшә алмыйбыз, - дип өсти 9а сыйныф укучысы Ангелина Трофимова. - Террорчылар аркасында бик күп кешеләр үлүе, моның белән көрәшү җиңел булмавы бик борчулы хәл. Без үскәч, әлеге ситуациягә йогынты ясый, аны үзгәртә, терроризмга каршы тора алырбыз, дип өметләнәм.
Чарада кунаклар - ТР Дәүләт советы депутаты Разыя Садыйкова һәм район антитеррорчылык комиссиясе сәркатибе Валентина Урысова да катнашты.
- Бу айлык Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча, 1нән 30 сентябрьгә кадәр республиканың мәгариф учреждениеләрендә инде берничә ел рәттән ел саен үткәрелә, без, депутатлар, аларда шулай ук катнашабыз, чыгыш ясыйбыз, - дип билгеләп үтте Разыя Садыйкова. - Бүгенге көндә экстремизм һәм терроризм, кызганычка, һәркем өчен бик актуаль, соңгы арада без дөньяның төрле илләрендә булган терактлар һәм аның корбаннары турында еш ишетәбез. Дәүләтнең бурычы - әлеге проблеманың мөмкин булган чагылышлары, аның таралуы турында кисәтү. Балаларның мондый куркыныч күренеш турында белүләре, реаль тормышта да, Интернетта да үз гамәлләренең нәтиҗәләре турында уйланулары мөһим.
Мондый чаралар аларның хәтерендә эз калдыра, ниндидер дәрәҗәдә аларның аңнарын формалаштыра. Хәзерге вакытта бу, чыннан да, мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа