Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Файдалы да, күңелле дә

Узган якшәмбе көнен питрәчлеләр наратлыкта “Кышкы уеннар” бәйрәмендә үткәрде. Район халкы сәламәтлек көннәрен инде сагынырга өлгергән, чарага барлыгы меңгә якын кеше җыелган иде. Соңгы елларда мондый хәлнең булганы юк иде.

Төп ярышлар, уеннар, конкурслар футбол кырында үткәрелде. Бәйрәм алдыннан аны кардан чистартканнар. Стадионның һәр почмагында аттракционнар эшләде, анда кечкенә балалар һәм олылар конкурсларда катнаша һәм призлар ота алды.
Быел кышкы йөзү буенча ярышлар да булды. Катнашучылар “ватрушка”да куллары белән йөзделәр. Башка конкурслар да оештырылган иде: киез итек ыргыту, пневматик мылтыктан ату, гер күтәрү, таяк тарту. Соңгысында Лидия Пронина һәм Айтуган Гарипов җиңү яулады.
Һәрвакыттагыча, конкурсларда иң күбе балалар катнашты. Уку атнасыннан соң мондый күңел ачулар алар өчен зур шатлык. Күп кенә питрәчлеләр бу көнне чаңгыга бастылар, параллель рәвештә мәктәп укучылары арасында Сөләйман Мәннапов истәлегенә чаңгы ярышлары да узды. Чаңгыда шуарга теләүчеләр өчен прокат хезмәте эшләде.
Әлбәттә, конкурслардан соң сусау үзен сиздерде, шуңа күрә һәркем кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйланырга ашыкты. Боларның барысын да район үзәк хастаханәсе һәм балалар учреждениеләре хезмәткәрләре әзерләгән иде.
- Без саф һавада ял итәргә яратабыз. Бирегә һәрвакыт оныклар белән киләбез, - диләр Питрәчтән ирле-хатынлы Тәнзифә һәм Григорий Волковлар. - Конкурсларда катнашабыз, аеруча балалар актив.
Әлфия Азаматова туганнары белән бергә Күннән килгән:
- Без дә шулай ук сәламәтлек көннәрен калдырмаска тырышабыз, - ди ул. - Кызым Лилия таяк тарту буенча ярышларда өченче урынны алды, ә киявем Линар Сафиуллин гер күтәрү буенча - беренче.
Һәрвакыттагыча, “Әти, әни һәм мин – спорт яратучы гаилә” конкурсы бәйрәмнең үзәге булды, анда быел тугыз команда катнашты. Соңгы минутларга кадәр призлы урыннар өчен киеренке көрәш барды.
- Без “Айгөл” балалар бакчасы данын якладык, - диделәр Гүзәл һәм Җәүдәт Мрасовлар. - Бар да бик ошады, кызганыч, өченче урынга бары бер балл гына җитмәде. Димәк, киләсе ярышларга ныклабрак әзерләнәчәкбез. Кызыбыз Зәмирә үзен чын спортчы буларак күрсәтте. Безнең өчен улыбыз Зөлфәт актив җан атты.
Конкурста икенче ел рәттән икенче мәктәптән Галиуллиннар гаиләсе җиңде.
- Көндәшләрнең һәркайсы җиңүгә лаек иде, - диләр Алсу, Илнар һәм аларның кызлары Алия. – Улыбыз Инсар да үсеп килә. Тиздән безнең белән бергә беренче урын өчен көрәшә башлаячак. Ә бүген ул безнең төп җанатарыбыз иде.
Конкурста икенче урынны беренче мәктәптән Медведевлар гаиләсе алды, өченче урын “Кыңгыраучык” балалар бакчасыннан Гавриловлар гаиләсендә.
- Саф һава сулау, туганнар һәм дуслар белән ял итү һәм шул ук вакытта сәламәтлекне ныгыту шундый рәхәт. Бәйрәм күңелле үтте, - дип бертавыштан билгеләп үттеләр кунаклар.

Фоторепортаж: “Кышкы уеннар” бәйрәме

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше