Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кибәч авылы халкы яңа медпунктлы булды

Анда уңайлы якты кабинетлар, ул авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирүче заманча функциональ җайланмалар белән җиһазландырылган.

Кибәч авылында модульле технология буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

– Безнең районда 25 ФАП эшли. Беренче медицина ярдәме теләсә нинди дәвалауның нигезен тәшкил итә, –  дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов тантаналы ачылыш вакытында. Ул монда авыл халкын диспансеризациягә һәм планлы тикшерүләргә килергә чакырды.

Халыкка 30 еллык эш стажы булган фельдшер Лидия Золина хезмәт күрсәтәчәк. Ул Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлаганнан бирле авыл медпунктында эшли. 
Аңа кече медицина персоналы Лидия Топачева ярдәм итәчәк. Ул хәзер махсус укулар уза. 

– Элек тә медицина белән кызыксындым. Ләкин үз вакытында мондый җаваплы адым ясарга батырчылык итмәдем, кибеткә эшкә урнаштым. Хәзер тырышып карарга булдым. Яңа эшкә өйрәнү, яңа белем алу бик кызык. Лидия Викторовна аңлашылмаган нәрсәләрне аңлатырга, укуымда ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, –  диде ул.  

Авыл халкы үзләренең фельдшерларын мактап туя алмый, аның изге күңелле, ачык йөзле, игътибарлы булуы һәркемдә соклану уята. Лидия Викторовна теләсә кайсы вакытта, ял яки бәйрәм көннәрендә дә ярдәмгә килергә әзер. Монда һәркем үзен авыр хәлдә калдырмаячакларына ышана. 

– Миңа 91 яшь, минем гомеремне ул озынайтып тора, –  диде авылда яшәүче Анастасия Золина. 

– Безнең авылда медицина хезмәте һәрвакыт булды. Соңгы вакытта медпункт мәктәп бинасында урнашкан иде. Без хәзер аларның уңайлы, якты, җылы биналары булуына бик шатбыз, – дип билгеләп үтте авылда яшәүче Михаил Барматунов. 

ФАП ишекләре пациентлар өчен ачык, анда 211 кеше беркетелгән. Медпункт “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” федераль программасы ярдәмендә барлыкка килде. 

Безнең районда 2012 елдан модульле технология буенча 14 ФАП төзелгән, шуларның дүртесе – типовой проект буенча. Быел Кибәк Иле авылында шундый ук объект төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса