Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Көектә күптән көтелгән амбулатория ачылачак

Заманча табиблык амбулаториясе нинди булачак?

Көек авылында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре 2022 елга йомгак ясадылар. Чараның рәсми өлеше алдыннан район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков өч катлы яңа табиб амбулаториясен карадылар.

Беренче катта ашыгыч ярдәм блогы, кан алу һәм биоматериаллар кабул итү бүлмәсе, рентген, педиатрия бүлеге булачак, икенчесендә терапевт һәм хирург, невролог, гинеколог, уролог, офтальмолог һәм стоматолог кебек тар белгечләрнең эш урыннары әзерләнгән. Функциональ диагностика кабинетлары: ФГДС һәм ультратавыш тикшеренүләре җиһазландырылган.

Амбулатория сменага йөз пациентны кабул итү өчен каралган. Район үзәк хастаханәсеннән аермалы буларак, бу учреждениедә балалар һәм өлкәннәр, тән температурасы югары булган кешеләр, планлы авырулар һәм ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ пациентлар өчен аерым керү урыннары бар.

– Беренчедән, бу уңайлы, пациентларның барысы да бер чиратта тормаячак. Икенчедән, инфекция таралу куркынычы кими. Яңа медицина учреждениесендә заманча җиһазлар булачак, - дип билгеләп үтте табиблык амбулаториясе мөдире, табиб-терапевт Ландыш Кадыйрова.

Амбулаториядә җиде урынлык физиотерапия кабинеты бар. Заманча җиһазлар төп дәвалауга өстәмә булачак. Буыннар һәм терәк-хәрәкәт авыруларын магнит-лазер аппараты, тире авыруларын дарсонваль - физиотерапия һәм косметик процедуралар ясый торган аппарат белән дәвалаячаклар, организмда ялкынсыну процесслары булганда югары ешлыклы электромагнит аппарат кулланачаклар. Табиб-эндоскопист кабинетында заманча япон эндоскопы тора. Ул җәрәхәтләрне, эрозияләрне, рак билгеләрен, төрле шешләрне, кан китүне ачыкларга булыша.

- Аппарат диагноз куюны җиңеләйтә. Әгәр дә ул органның лайлалы тышчасын төрле төскә буяса, бу пациентта онкология булуын күрсәтә. Шулай ук эндоскоп ярдәмендә эчке кан китүне дә ачыкларга һәм туктатырга мөмкин, - дип сөйләде табиб-эндоскопист Илдар Сабиров.

Пациентларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Өс киемен чишенү бүлмәсендә калдырырга мөмкин булачак, үз чиратын көтүчеләр өчен холлда йомшак диваннар урнаштырылган. Балалар исә махсус зонада уйный алачаклар, анда магнит такта, уенчыклар өстәле, мультфильм карау өчен телевизор бар.

Табиблык амбулаториясен ачу декабрь ахырына планлаштырыла. 22 табиб, 43 урта медицина персоналын эшкә алырга исәплиләр. Объект «Сәламәтлекне саклау» илкүләм проекты буенча төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар