Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Пановкада яңа табиб амбулаториясе булачак

Пановка авылында яңа модульле табиб амбулаториясе төзелеше төгәлләнеп килә. Аны төзү эшләре быел яз башланды, ул республика программасы нигезендә алып барыла. Авыл җирлекләрендә халыкка беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасына старт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән бирелде. Пановкада яңа амбулатория төзү өчен республика бюджетыннан якынча унике миллион сум акча бүлеп бирелгән.

- Яңа табиб амбулаториясендә бер сменада утыз кешене кабул итү планлаштырыла. Анда участок терапевты, участок табибының шәфкать туташы һәм педиатр (Питрәчтән килеп йөриячәк), шулай ук техник хезмәткәрләр эшләячәк. Берничә җирлеккә хезмәт күрсәтергә исәп тотабыз, анда Кәвәл, Кибәч, Пимәр, Юныс һәм Белкино керәчәк. Быел Татар Казысы авылында да яңа ФАП төзү планлаштырыла. Әлегә бар да план буенча бара, билгеләнгән максатларны үтибез, - дип билгеләп үтте  Питрәч районы үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова.
Бина инде тулысынча урнаштырылган, стеналар бар, электр челтәрләрен тоташтыру көтелә. Амбулатория быел көз эшли башлаячак. Шунысы гаҗәп, эшчеләр барлык конструкцияне  бер ай эчендә җыеп бетерде. Хәзер исә эшчеләрнең өченче бригадасы килүе көтелә, аларга эчке бизәү эшләрен һәм башка детальләрне башкарырга туры киләчәк.
- Бина ишекләрен, керү җайланмаларын әзерләп бетергәч, территорияне төзекләндерүгә керешәчәкбез, ул Пановкада һәм күрше җирлекләрдә яшәүчеләргә медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен кирәк, - дип билгеләп үтте  Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса