Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләр ел саен донор акциясендә катнашалар

"Донор" сүзе латинчадан тәрҗемә итсәң, бүләк итү дигән сүз. Донор каны бик күп кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Донор каны - ул бик кыйммәтле ресурс, аны берни белән дә алыштырып булмый. Донор тапшыра торган 450 миллилитр кан бер пациентка түгел, ә берничә пациентка ярдәм итә ала. Ел саен Россиядә 1,5 миллион кеше кан салдыруга мохтаҗ.
ТАСС мәгълүмат агентлыгы нигезендә, безнең илдә яшәүче 100 кешенең берсе ел саен кан бирә. Сәламәтлек саклау системасының сыйфатлы эше өчен бу җитәрлек түгел. Чөнки һәр 5 минут саен бер генә пациент кан салуга мохтаҗ.
Кан алу донор организмына уңай йогынты ясый, яшәртә торган нәтиҗә бирә. Элеккеге заманда күп кенә авыруларны кан җибәрү ярдәмендә дәвалаганнар. Даими донорлык бигрәк тә ирләргә киңәш ителә. Алар артык тимердән арыналар, аның югары концентрациясе йөрәк-кан тамырлары авыруларының таралуына китерергә мөмкин.
Без редакциянең социаль челтәрләрендә сораштыру үткәрдек. Сораштырылучыларның 79 проценты бер генә тапкыр да кан донорлары булмавын әйтте. Респондентларның калган 21 проценты бу игелекле эш, шуңа күрә донорлар булабыз, дип ассызыклады.

17 февральдә 9.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Питрәч район үзәк хастаханәсендә кан тапшыруның мобиль пункты ачылачак. Барлык теләүчеләр донор була ала. Һәркемгә туклану өчен 700 сум күләмендә акчалата компенсация түләнәчәк. Барлык сораулар буенча «кайнар линия»гә 8-900-327-96-79 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса