Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб сәламәтлек өчен иң зыянлы эчемлекне атады

Табиб Мясников фикеренчә, баллы газлы эчемлекләр куллану онкология куркынычы китереп чыгара.

Белгеч сүзләренчә, баллы газировка сәламәтлек өчен аеруча куркыныч тудыра. Ул бүген әлеге продуктның бөтен җирдә сатылуын да билгели.

Ул — диабет, артык симерү һәм онкологияне китереп чыгара торган әйбер. Бу — чынлап та, остеопороздан башлап онкология һәм йөрәк авыруларына кадәрге юл», — дип аңлата Мясников.

Табиб әйтүенчә, чиста суны да эчәсе килгәндә генә эчәргә кирәк. Әмма тулаем алганда, су сәламәтлек өчен иң куркынычсызы, дип ассызыклый ул.

Мясников чәй һәм каһвәнең да файдалы үзлекләре турында сөйләде. Каһвә йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм бавыр авыруларын профилактикалауга ярдәм итә. Яшел чәй онкологиягә каршы тору үзлегенә ия.

Редингский университеты галимнәре гомер озынлыгын арттыра торган эчемлекнең исемен атыйлар. Сүз көненә бер генә стакан булса да сөт куллану турында бара. Бу очракта организмдагы холестирин һәм ишемия авыруы барлыкка килү куркынычы 14 процентка кимүе дә билгеләп үтелә. 


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X