Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 7нче шәһәр хастаханәсе һәм республика балалар клиник хастаханәсе кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең 90%ы «кирәк була калса» гына дип килгән, әлегә поликлиника планлы кабул итү өчен ябык кала.
"Элек 7 нче шәһәр хастаханәсе, республика балалар клиник хастаханәсе кабул итү бүлмәләренә тәүлегенә уртача 340-350 кеше мөрәҗәгать иткән иде. Хәер, аларның 50%тан артыгы госпитализациядән баш тартты, - диде Садыйков. - Бу чорда мөрәҗәгать итүчеләрнең 80-90%ы “кирәк була калса” дип кенә килгән.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгында әлеге күрсәткеч анализланачак һәм киләчәктә республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы үзгәртелергә мөмкин.