Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район беренчелеге тәмамланды

Якшәмбе көнне призерларны бүләкләү булды.

Исегезгә төшерәбез, «Виктория» район чемпионы булды. Икенче урында - «Олимп» (икесе дә Питрәч) һәм өченчедә - «Легион» (Шәле). Җиңүче командага күчмә кубок, барлык өч командага медальләр тапшырылды. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Богородскийдан Дмитрий Бельков танылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, командалар бу көнне хәйрия максатыннан акча җыеп, операциягә мохтаҗ булган Даниил Спатловның әти-әниләренә тапшырдылар.
Бүләкләү алдыннан иң көчле командалар арасында район Кубогы узды. Алар беренчелек нәтиҗәләре буенча парларга бүленде. Беренче уенда «Виктория» «Юнион»ны - 2:0, «Олимп» «Кобяково»ны - 2:1, «Кулаево» - «Богородское»ны - 2:0, «Янцевары» - «Легион»ны 2:1 исәбенә отты.
Ярымфиналда «Кулаево» командасы «Виктория»не - 2:0, ә «Янцевары» - «Олимп»ны 2:1 исәбенә отты.
Финал матчында янсуарлылар нәтиҗәлерәк уйнадылар. Алар колайлыларны 2:1 исәбе белән җиңделәр һәм күчмә кубокны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса