Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Барса» элеккечә җиңелүләр белми

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелегендә катнашучылар юлның яртысын уздылар. Турнирда 13 команда уйный.

Уеннар тәмамланганнан соң, беренче әйләнештәге сигез иң көчле команда ачыкланачак. Алар арасында плей-офф системасы буенча 2020 елгы сезон чемпионы һәм призерлары билгеле булачак.
Финиш якынлашкан саен уеннар киеренке уза. Ике лидер - «Барса» һәм «Аякс» командалары арасындагы матч моңа дәлил булып тора. Футбол мәйданчыгында узган бу киеренке уенда «Барса» 3:1 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, бу команда җиде матчтан торган җиңү сериясен дәвам итә һәм 21 очко белән ышанычлы төстә алда бара. Шулай ук аутсайдерлар арасында да кискен көрәш барды, анда «Спортинг» һәм «Атлетико» тигез исәпкә уйнады - 2:2. «Легион» һәм «Арсенал» да уенны 3:3 исәбе белән төгәлләделәр. Калган 5-6 тур уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Виктория» - «МанСити» - 4:0, «Аякс» - «Аврора» - 4:3, «Барса» - «Фрейндшип» - 8:1. Турнирның яртысыннан соң командалар түбәндәгечә урын алды: 1. «Барса» - 21 очко; 2. «Виктория» - 13 (5 уеннан соң); 3. «Аякс» - 13 (6 уен); 4. «Легион» - 11; 5. «Стар» - 9; 6. «Олимп»  - 9; 7. «Арсенал» - 8; 8. «МанСити» - 7; 9. «ТатХод» -7; 10. «Аврора» - 6; 11. «Атлетико» - 4;          12. «Спортинг» - 4; 13. «Фрейндшип» - 0. Бомбардирлар арасында элеккечә Артем Утяганов («Виктория») алда бара, ул гол+пас системасы буенча 22 балл җыйды (15+7). Икенче урында Валерий Бирюков («Барса») - 14 (12+2).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса