Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Фәрхәт Фәйзуллин – Россия чемпионы

Якташыбыз Фәрхәт Фәйзуллин көрәш буенча Россия чемпионатында үз үлчәү категориясендә чемпион калды.

Быел Россия чемпионаты Карачаево-Черкессия республикасының Яңа Карачай поселогында үтте. Монда бөтен илдән иң көчле көрәшчеләр җыелды. Шунысы куандыра, 100 килограммнан югары үлчәү категориясендә Питрәчтән Россия Федерациясе спорт мастеры Фәрхәт Фәйзуллин Россия чемпионы булды.

Хәзер Фәрхәт дөнья чемпионатына әзерләнә, ул июль ахырында Алма-Атада (Казахстан) үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса