Горурланырлык уңышлар да, яулыйсы үрләр дә бар
10 август – Бөтенроссия физкультурачылар көне. Бәйрәм алдыннан районда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин районыбызның спорт тормышында барган шатлыклы вакыйгалар белән уртаклашты.
- Безнең районда физкультура һәм спорт белән унөч меңгә якын кеше шөгыльләнә, бу барлык халыкның кырык өч проценты, - ди Илшат Шәфигуллин. - Һәр мәктәптә спорт заллары, уен мәйданчыклары бар. Эре торак пунктларда стандарт мини-футбол мәйданчыклары бар. Тиздән Татар Тау Иле авылында да шундый футбол кыры барлыкка киләчәк, инде җиденчесе. Баскетбол да, волейбол да уйнарга мөмкин булган алты универсаль уен мәйданчыгы төзелде. Ел әйләнәсе «Сула» йөзү бассейны, «Питрәч-Арена» боз сарае, спорт комплексы эшли. Сүз уңаеннан, район үзәгендә тагын бер универсаль спорт комплексы төзелеше ахырына якынлаша, анда мини-футбол, волейбол, баскетбол, көрәшнең төрле төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Быел модульле чаңгы базасы сафка басты, биредә укыту-тренировка процессы оештырылачак, шулай ук халык өчен чаңгыны прокатка алу мөмкинлеге дә каралган.
Безнең спорт мәктәбендә егермедән артык секция эшли, спортның иң популяр төрләре - хоккей, көрәшнең кайбер төрләре, футбол, баскетбол, фигуралы шуу, чаңгы ярышлары, анда квалификацияле тренерлар укыта. Тәрбияләнүчеләр уңышлары белән безне куандыра. Чаңгы ярышлары буенча укучыбыз, республика җыелма командасы әгъзасы, Ленино-Кокушкинодан сигезенче сыйныф укучысы Рөстәм Мостафин - (тренер Алексей Чукуров) ярышлар нәтиҗәләре буенча олимпия резервы училищесына укырга керде.
Безнең командалар спортның уен төрләре буенча республика ярышларында гына түгел, ә бөтенроссия ярышларында да актив катнашалар. Идел буе федераль округы беренчелегендә «Питрәч-2006» хоккей командасы иң көчле командалар арасында лаеклы урын алды.
Хоккей һәм мини-футбол буенча авыл яшьләре арасында район беренчелекләрендә 12-14 команда, шул исәптән, Теләче, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарыннан да командалар көч сынаша.
Район данын яклаган спортчыларыбызны билгеләп үтәсем килә. Болар - армспорт буенча дөнья һәм Европа чемпионы Артур Макаров, дөнья чемпионатының икенче призеры, милли көрәш буенча ТР чемпионы, билбау көрәше буенча ТР чемпионы Фәрхәт Фәйзуллин, билбау көрәше буенча ТР чемпионы Андрей Чиндин, гер спорты буенча Россия чемпионы Александр Дормидонтов, өстәл теннисы буенча республика ярышларында җиңүче Семен Совин һәм башкалар. Хоккей буенча ир-атлар җыелма командасы икенче ел рәттән республика чемпионатында «А» төркемендә өченче урынны алды.
Безнең спорт мәктәбе ел нәтиҗәләре буенча республикада икенче урынны алды, шулай ук хоккей мәктәбе дә икенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа