Күн авылында Сабантуй мәйданында танылган спортчы-якташыбыз хөрмәтенә милли көрәш буенча 21 нче турнир узды
Батырлар янә көрәш келәмендә бил алышты
Көрәшчеләр РФ спорт мастеры, милли көрәш буенча ТРның атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышланган призлар өчен көрәшергә җыелдылар.
Ел саен безнең районда танылган якташыбыз истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир үткәрелә. Һәрвакыттагыча, бу юлы турнирга безнең районның һәм Казанның иң көчле көрәшчеләре җыелды. Регламент буенча келәмгә иллеләп көрәшче чыкты.
Турнирда шулай ук үз уңышлары белән төрле елларда безнең районны таныткан көрәшчеләр һәм тренерлар – Иван Баширов, Гайнетдин Мөхәммәдиев, Николай Крылов, Заһретдин Шәйхетдинов, Михаил Чернов, Вакыйф Тимербаев, Әнис Миндубаев, Рәис һәм Рәшит Сафиуллиннар, Рүзәл Нурмөхәммәтов һәм башкалар бар иде.
Спортчыларны, тренерларны, кунакларны һәм җанатарларны район башлыгы Илһам Кашапов сәламләде, ул барысына да нык сәламәтлек, ә көрәшчеләргә келәмдә кызыклы алышлар күрсәтүләрен теләде.
Үз яшь төркемнәрендә һәм авырлык категорияләрендә егетләр арасында җиңүчеләр булып Инсаф Ногманов һәм Азат Хәмдиев (икесе дә Казаннан), Ярослав Лывин (Ленино-Кокушкино), Әмир Хәсәнов (Кощак) танылды. Иратлар арасында иң көчлеләр - Марсель Сәйфуллин һәм Рөстәм Сабиров (икесе дә Казаннан), Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч) булды, аларның өчесенә дә традицион приз - тәкә тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа