Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

"Пестрецы" хоккей командасы бу атнада берьюлы ике ярымфинал уены үткәрде

Башта безнекеләр Татарстан Кубогы кысаларында үз мәйданында ТХФП (Казан) командасын кабул иттеләр.

Питрәч хоккейчылары 2021 елгы Кубокка ия булу сәбәпле, турнирны ярымфиналдан башладылар. Бу бик киеренке уен кунаклар файдасына 5:2 исәбе белән тәмамланды. Казанлылар ике алканы матч азагында кертте.
Тагын бер тапкыр безнең команда "Питрәч-Арена" бозына 7 апрельдә чыкты. Бу юлы инде ул ПЛХЛ чемпионаты ярымфиналында "Гагарин" (Казан) командасы белән уйнады. Сүз уңаеннан, нәкъ менә әлеге команда ике матчта ТХФПны җиңде һәм ярымфиналга чыкты.
Питрәчлеләр уенны бик ышанычлы башлап җибәрде һәм беренче периодта ук казанлылар капкасына өч тапкыр алка җибәрделәр. Биредә Антон Абдуллин, Данил Воркунов һәм Максим Кутепов аерылып торды.
Өченче периодта безнеңхоккейчылар Илназ Хәлиуллин һәм Раил Хәсәнов исәпне 5:0гә җиткерделәр. Көндәшебез бер генә гол белән җавап бирә алды.  Шулай итеп, питрәчлеләр 5:1 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады. Ике җиңүгә кадәр узачак сериядә киләсе уен Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше