Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч мини-футболы: чемпионатта әлегә үзгәрешләр юк

Лидерлар чираттагы җиңүләр яуладылар

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының унынчы туры нәтиҗәле узды.

Сигез уенда командалар барлыгы 69 туп кертте. Иң нәтиҗәле матчлар "Аякс" - "Фамили" (9:3) һәм "Фрейндшип" - Балтика" (8:4) арасында булды. "Барса" чемпионатның аутсайдеры "Аврора"ны 8:0 исәбе белән тар-мар итте. Чемпионатның иң яхшы бомбардиры Данил Воркунов бу уенда 4 очко җыйды, ул ике туп кертте һәм ике гол пасы бирде. Хәзер Данилның исәбендә 63 балл (39+24). Икенче урында аның иптәше Валерий Бирюков бара, ул лидердан 10 баллга калыша - 30+23.

Бер уенда гына нибары өч туп кертелде "Ленино" командасы "Олимп"ны 2:1 исәбенә җиңде. Турның башка матчлары түбәндәге нәтиҗәләр китерде: "Милан" - "Феникс" - 6:3, "Спарта" - "Легион" - 5:4, "Ред Булл" - "Царево" - 5:3, "Виктория" - "Фортуна" - 4: 4. 

Чемпионатта элеккечә «Ред Булл» лидер, ул әлегә турнирда бер очко да югалтмады, хәзер «кызыл үгезләр»нең 30 очкосы бар. Икенче урында «Барса» - 27 очко, өченче урында «Виктория» - 22, дүртенче урында «Аякс» - 19. Тагын өч команда 18әр очко җыйды.

Чемпионат уеннары сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә балалар шәһәрчегенең футбол мәйданчыгында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше