Ярышлар бу шимбәдә узачак
 (1).jpg)
Питрәч районында яшәүчеләрне "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашырга чакыралар. Ярышлар 16 сентябрьдә наратлыкта стадионда узачак.
Башта 10 сәгатьтә ярышларда катнашучыларны теркәү һәм номерлар тарату булачак. Тантаналы ачылыштан соң 11 сәгатьтә старт башланачак. 1500 метр дистанциягә беренче булып 5-8 сыйныф кызлары һәм малайлары чыгачак, аннары 9-11 сыйныфлар чираты киләчәк. Шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар, пенсионерлар, оешма һәм предприятие җитәкчеләре йөгерәчәк.
Ярышлардан соң призерларны оештыручылардан истәлекле бүләкләр һәм грамоталар көтә.