Питрәч районы спорт яңалыклары
Хоккей, волейбол һәм мини-футбол турында
Хоккей. Үз төркемендә икенче
2013 елгы егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенең төркем уеннары тәмамланды. 4 төркемнең соңгы уеннары Кирово-Чепецкида узды.
Питрәч хоккейчылары «Рубин» (Кузнецк) - 4:1 һәм «Олимпия» (Кирово-Чепецк) комнадаларын 4:3 исәбенә җиңде һәм «Лада»га («Тольятти») - 0:5кә оттырды. Нәтиҗәдә, «Пестрецы-2013» үз төркемендә икенче урынны алды.
Волейбол. Лидер икенче тапкыр җиңелде
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатында 23 тур уеннары узды. Турнир лидеры «Легион» (Шәле) чемпионатта ике уенда җиңелде, бу юлы «Кобяково»га 1:3 исәбе белән оттырды. Шул ук исәп белән «Старое Шигалево» командасы «Богородское»ны җиңде. Ә менә «Олимп» (Питрәч) һәм «Янцевары» барлык биш партиядә дә уйнады, анда киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән Питрәч волейболчылары җиңү яулады.
Турнир таблицасында 52 очко белән элеккечә «Легион» алда бара, «Олимп» һәм «Кобяково» 40ар очкога ия, «Янцевары»да - 36, «Факел»да - 32, «Богородское»да - 31, «Юниор»да - 23, «Старое Шигалеево»да 10 очко.
Мини-футбол. Чемпионат өчен көрәш кискенләшә
Шундый ук турнирда 20 һәм 21 тур уеннары узды, анда берничә уен көтелмәгән нәтиҗәләр китерде. Чемпионат лидерларының берсе «Ред Булл» «Фортуна»га 3:10 исәбе белән җиңелде. Күптәнг түгел лидер булган «Ленин» ике тапкыр тигез исәпкә уйнады – башта «Барса»ны 3:3 исәбенә җиңде, аннары шул ук исәпкә «Ред Булл»ны отты. Лидерлыкка «Виктория» чыкты, ул ике коры җиңү яулады – «Фрейндшип» - 7:0 һәм «Вендетта» - 8:0.
Башка уеннар болай тәмамланды: «Вендетта» - «Милан» - 7:2, «Ак барс» - «Арсенал» - 7:3, «Спарта» - «Олимп» - 6:7, «Аврора» - «Аякс» - 6:5, «Милан» - «Аврора» -3:1, «Аякс» - «Арсенал» - 6:5, «Олимп» - «Фрейндшип» - 3:2, «Спарта» - «Барса» - 3:4, «Трудовые резервы» - «Фортуна» - 2:10.
Лидерлар төркеменә 6 команда керә, беренчедән алтынчы урынга кадәр аларны нибары 4 очко аерып тора: 1. «Виктория» - 44, 2. «Ленино» - 43, 3-4. «Ред Булл», «Ак барс» - 41әр, 5-6. «Олимп», «Барса» - 40ар.
Валерий Бирюков («Барса») снайперлар һәм бомбардирлар арасында лидер булып тора, аның исәбендә 54 туп һәм 71 балл (54 гол+17 гол пасы). Икенче урында 56 балл (30+16) белән Илнур Гайнетдинов («Фортуна»).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа