Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч волейболы: икенче әйләнеш башланды

Турнирда барлыгы 9 команда катнаша

Авыл яшьләре арасында район чемпионаты өч әйләнештә үткәрелә. Командадан соң плей-офф сериясендә чемпионнар һәм призерлар билгеләнәчәк. 

Икенче әйләнеш Шәленең "Легион" һәм "Юниор" командалары уены белән башланды. Бу матчта «Легион» көчлерәк булып чыкты, ул көндәшен 2:0 исәбенә җиңде. Турның башка уеннары кискен көрәштә узды һәм алар барысы да 2:1 исәбенә тай-брейк белән тәмамланды. "Богородское" "Кобяково"ны, "Факел" "Янцевары"ны отты, "Иске Шигали" "Кулаево"ны җиңде.
Тугыз турдан соң турнир таблицасында элеккечә соңгы сезон чемпионы - 21 очко җыйган "Легион" алда бара. Икенче урында - "Кулаево" - 17 очко, өченче урында «Янцевары»- 15 очко, 4 һәм 5 урыннарны "Иске Шигали" белән "Факел" бүлешә, аларның исәбендә 13әр очко. "Олимп"ның - 12 очко, "Богородск"ның - 10, "Юниор"ның - 9 очко. Чемпионатының турнир таблицасын 7 очко белән "Кобяково" йомгаклый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше