Питрәч волейболы: лидер элеккечә җиңелүләрсез
Район чемпионатында авыл яшьләре арасында 6 тур уеннары узды.
Чемпионат лидеры «Кобяково» элеккечә җиңелүләрсез, бу турда команда чираттагы җиңүен яулады, бу юлы алар «Кулаево»ны 3:0 исәбе белән җиңеп, 15 очко җыйдылар. Шулай ук чемпионатта соңгы ике ел чемпионы «Легион» (Шәле) җиңелүсез бара, ул «Факел» (Күн) командасын 3:1 исәбе белән җиңеп, 12 очко җыйды. «Юниор»ны (Шәле) 3:0 исәбе белән җиңеп һәм 10 очко җыеп, өченче урынга «Янцевары» күтәрелде.
Чемпионатта «Иске Шигалеево» беренче җиңүен яулады, алар «Богородское»ны 3:1 исәбенә оттылар һәм 3 очко җыйдылар.
«Юниор» – 9, «Олимп» (Питрәч) һәм «Богородское» – 6, колайлылар 4 очкога ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа