Питрәч хоккейчылары ПЛХЛ чемпионатын җиңелүдән башлады
Бу сезонда чемпионатта 12 команда катнашачак.
Ир-атлар арасында чираттагы ПЛХЛ чемпионаты башланды. Турнир ике әйләнештә узачак, аннары плей-офф сериясендә командалар төп приз өчен уйнаячак.
Беренче уенны безнең хоккейчылар "Питрәч-Арена" боз сараенда үткәрде. Биредә яктырту җайланмаларын заманчаракка алыштырдылар, шуңа күрә хәзер уйнау да, матчларны күзәтү да күңеллерәк. Матч барышы турындагы барлык мәгълүматны җанатарлар яңа таблода күзәтте. Ә быел безнең районда боз сарае ачылуга нәкъ ун ел булды.
Беренче уенда безнең хоккейчылар Казанның КГАСУ командасы белән уйнады. Уен сак кына башланды, һөҗүмчеләр көндәшләренең капкачысын борчырга ашыкмады.
Бу сезонда Питрәч командасында бик күп яшь уенчылар барлыкка килде, алар әле ир-атлар хоккеена ияләшеп кенә килә. Ә көндәшләр командасы исәинде тәҗрибәле, шуңа күрә беренче периодта исәп алар ачты да инде, тиздән тагын бер алка керттеләр. Моңа безнең команданың капитаны Сергей Мошков бер алка белән җавап бирде, әмма казанлылар янә гол кертте. Өченче периодта безнең капитан кабат аерылып торды, ә тиздән Константин Игнатьев исәпне тигезләде.
Командаларның алга чыгу мөмкинлекләре бар иде, ләкин капкачылар бик сак булдылар. Матч азагына берничә минут кала кунаклар җиңү алкасы кертте шул рәвешле уен КГАСУның файдасына 4:3 исәбе белән тәмамланды.
Киләсе уен 20 октябрьдә Казанда «Норма» командасы белән узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа