Питрәч хоккейчылары зур җиңү яулады
Бу юлы аларның көндәшләре Мамадыш командасы булды
«Пестрецы-2011» командасы хоккейчылары Татарстан беренчелеге кысаларында соңгы уенны үткәрде.
Бу юлы Сабир Янов җитәкчелегендәге хоккейчыларның көндәшләре – беренче төркемдә соңгы урынны алып торган «Олимп» (Мамадыш) булды, ә питрәчлеләр исә лидерлар рәтенә керә. Шуңа да карамастан, беренче период 2:2 исәбе белән тәмамланды, гәрчә безнең егетләр күп һөҗүм итсәләр һәм еш кына көндәш капкаларына алка җибәрсәләр дә.
Аннары барысы да үз урынына кайтты, алкалар бер-бер артлы көндәшләр капкасына җибәрелде һәм питрәчлеләр «Олимп»ны 10:2 исәбе белән тар-мар итте. Сүз уңаеннан, беренче әйләнештә безнең егетләр Мамадышта шундый ук исәп белән җиңү яулаган иде.
Безнекеләрдән алкаларны Илһам Даминов (4 гол һәм 4 гол пасы), Ярослав Гаврилов, Максим Поляков (икешәр), Владислав Иванов, Максим Николаев (берәр) кертә.
Илһам Даминов һәм Максим Поляков беренчелекнең иң яхшы бомбардирлары арасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа