Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчле Фаяз Гыймадиев: «Спортта беркайчан да җиңел түгел»

Бүген Россиядә Хоккей көне билгеләп үтелә

Фаяз Гыймадиев – хоккей буенча район җыелма командасы әгъзасы, “Пестрецы-2006” командасы уенчысы, берничә тапкыр турнирларның иң яхшы сакчысы һәм матчның иң яхшы уенчысы дип танылган. Аның төрле дәрәҗәдәге 14 медале, күп кенә шәхси бүләкләре бар, иң истәлекле статуэтканы ул үзенең туган көне алдыннан үткән турнирда алган. Алты яшендә Фаяз телевизордан хоккей матчы караган. Баланы бу шулкадәр кызыксындырган, аның экранның икенче ягындагы спортчылар кебек хоккей уйныйсы килгән. Малай үзенең хыялы турында әтиәнисенә сөйли һәм әтисе аны боз сараена алып бара. Хәзерге буын балалар, чыннан да, бик бәхетле, чөнки элек малайлар ишегалдында яки елга бозында гына хоккей уйный ала иде, ә хәзер кышкы спорт төре белән ел әйләнәсе шөгыльләнеп була.

Тренировкага йөргән яшьтәшләреннән күреп, Фаяз бу спорт төренә гашыйк була. Аның сәләтен тренер Виктор Сорокин тикшерә, шуннан соң командага ала. Әти-әнисе шунда ук улларына хоккей формасы, кәшәкә сатып ала.

– Беренче вакытларда минем килеп чыкмады, авыр иде, шуңа күңелем төште, барысын да ташларга теләдем, – диде егет. – Ләкин тренер һәм яңа дуслар ярдәм итте, миңа ышандылар һәм барысы да яхшы якка үзгәрә башлады. Мин беренче рәсми уенымны, Кукмараның “Ягуар” капкасына керткән беренче алканы, тәүге җиңүләремне һәм призларымны хәтерлим. Спортта беркайчан да җиңел түгел: даими тренировкалар, күчмә һәм киеренке уеннар. 11 ел эчендә мин физик яктан ныгыдым, күп кенә яңа дуслар таптым, Татарстанның гына түгел, Россиянең дә күп кенә шәһәрләрендә булдым. Юлда барулар белән турнирларга кайвакыт бер атна вакыт китә иде. Ләкин спорт – укуны, өй эшләрен, дәресләрне онытырга сәбәп түгел. Беренче мәктәпнең унберенче сыйныфында укыйм. Мәктәп программасыннан артта калсак, укытучылар өстәмә дәресләр бирә, аларга зур рәхмәт, – дип әйтте югары сыйныф укучысы.

Башта ул һөҗүмче булырга һәм алкалар кертергә теләгән, әмма беренче көннәрдән үк бозда ул сакчы ролен яхшырак башкарган, шуңа күрә тренер аны сакчы итеп билгеләгән.

– Минем бурычым – капкачыга ярдәм итү. Кирәк булса, капкага зур тизлек белән очып килүче алкага ташлана алам. Шулай ук сакчылар безнең һөҗүмчеләргә җиңелрәк булсын өчен һөҗүм дә оештыра алалар. Команданың беренче бишлегендә шулай ук сакчы Сергей Суриков белән уйныйм. Без барыбыз да бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, чөнки күп еллар бергә шөгыльләнәбез, – диде хоккейчы. – Бу ир-атлар, команда уены, күп нәрсә барлык уенчыларга бәйле. Бозга чыккач, барысы да онытыла, иптәшләреңнең ярдәмең тоясың, трибуналардан хуплау сүзләре ишетәсең. Туганнарыбыз, дусларыбыз һәм хоккей яратучылар безнең яклы, – диде горурланып Фаяз.

Аның кумирлары – НХЛда уйнаучы Никита Кучеров, Михаил Сергачев һәм ЦСКАдан Никита Нестеров. Мәктәптән соң егет Казан спорт академиясенә физкультура факультетына укырга керергә, балаларда хоккейга һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләргә тели. 


ӘТИ-ӘНИСЕ ФИКЕРЕ

Ленар Илдус улы:

– Ике улым да, Фаяз һәм Камил, хоккейчылар. Кечесе “Пестрецы-2011” командасы өчен уйный. Абыйсы кебек үк, 22 нче номер астында уйный, ул да сакчы. Улларым эшсез утырмый, тренировкаларга йөри, уку белән мәшгуль, шуңа күңелем тыныч. Алар физик яктан сәламәт булып үсә, начар гадәтләре юк, максатчаннар. Без хатыным Алия Мансур кызы белән балаларыбызның спорт белән шөгыльләнүләренә бик шат.

2017-2018 елгы иң нәтиҗәле сезонда спортчы 19 рәсми уенда катнашкан, анда биш алка керткән, җиде пас биргән һәм 12 очко җыйган. Бу хәтта һөҗүмче көнләшерлек күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше