Уеннар 2006 елгы егетләр арасында уза

3х3 форматында хоккей буенча Татарстан беренчелеге дәвам итә. «1» төркемендә чираттагы тур уеннары Буада узды. Питрәч хоккейчылары (тренер Игорь Сорокин) хуҗаларны – «Арктика» командасын 2:0 исәбе белән һәм «Биектау»ны (Биек Тау) 4:1 исәбе белән җиңде. Безнекеләрдән алканы шайбасын Никита Кузьмин, Айнур Әхмәтҗанов, Кирилл Ильин, Никита Кузьмин, Артем Мурашов һәм Сәйдәш Хуҗин кертте. «Пестрецы-2006» уеннарның берсендә Казанның «Зилант» командасына 1:2 исәбе белән җиңелде (голны Илназ Миңнуллин кертте).