Питрәчтә 3x3 форматлы хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары узачак
Ярышлар «Питрәч-Арена» боз сараенда узачак
9 мартта Питрәчтә 2006 елгы егетләр командалары арасында 3x3 форматлы хоккей буенча Татарстан беренчелегенең финал уеннары узачак.
Ярышларда 6 команда катнашачак: «Зилант» (Казан), «Арктика» (Буа), «Девон» (Баулы), «Нефтяник» (Лениногорск), «Ледок» (Нурлат) һәм «Пестрецы-2006».
Матч 12 сәгатьтә «Арктика» - «Ледок» командалары арасында башлана. Ярты сәгатьтән соң бозга «Пестрецы» һәм «Нефтяник» командалары чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа