Питрәчтә көрәш буенча ачык турнир узачак
Спорт

Питрәчтә көрәш буенча ачык турнир узачак

Келәмгә районның иң көчле көрәшчеләре чыгачак

Питрәчтә 8 октябрьдә комплексы спорт мәктәбендә 2005-2007, 2008-2010 елгы егетләр арасында көрәш буенча чираттагы ачык турнир узачак.  

Ярышларда өч авырлык категориясендә көч сынашачаклар – 70, 90 һәм югарырак, кече егетләр – 36, 45 һәм югарырак, өлкән егетләр – 55, 65 һәм югарырак килограмм.

Ярышлар сәгать 10да башлана. 

Шәхси зачетта җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм истәлекле призлар, ә җиңүче команда - кубок белән бүләкләнәчәк.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше