Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә узачак «Төнге чаңгы ярышлары» күчерелде

Уздыру урыны һәм вакыты үзгәрмәде

10 мартка билгеләнгән "Төнге чаңгы ярышлары" башка көнгә күчерелә. 

Чаңгы ярышлары Питрәч наратлыгында 15 мартта узачак. Катнашучыларны теркәү 17.30 сәгатьтә, тантаналы ачылыш 18.00 сәгатьтә булачак. Башта яктыртылган трасса буенча стартка хатын-кызлар, 18.15 сәгатьтә ир-атлар чыгачак. Ир-атлар биш километр дистанциядә ирекле стильдә йөгерәчәк, хатын-кызлар өч километр араны үтәргә тиеш.

Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар, медальләр һәм пылау пешерү өчен казан, тостер, җылы өрдергеч вентилятор, вилкалар һәм кашыклар җыелмасы белән бүләкләячәкләр.

Иң актив катнашучыны редакциянең өлкән хезмәткәре, фотокорреспондент Илшат Гайсаровтан истәлекле бүләк көтә. 

Катнашучылар һәм җанатарлар өчен концерт номерлары әзерләячәкләр, кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлаячаклар. Керү бушлай.
 

❗ Ярышларда Питрәч районында яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала, үзең белән паспорт булу зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше