Питрәчтә үзенчәлекле кешеләр спартакиадасы узды
Спорт

Питрәчтә үзенчәлекле кешеләр спартакиадасы узды

Анда балалар да, олылар да катнашты

Спорт мәктәбендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегенә багышланган традицион спартакиада узды.

Чарага Питрәч коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларны, шулай ук ветераннарны чакырдылар.

Биредә катнашучылар алдында районның яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы чыгыш ясады, аннары алар өчен концерт оештырдылар.

Балалар эстафетада көч сынаштылар, ә өлкән буын вәкилләре шашка уйнадылар.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше