Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч баскетболчылары Татарстан чемпионы булды

Драматик көрәштә ул финалда Буа командасын җиңдею

Питрәчнең 2008 елгы яшүсмерләр командасы  «Б» төркемендә Татарстан чемпионы булды. 

Җиңүчеләр Аксубайдан кайтканнан соң, мин команда әгъзалары һәм тренерлар белән очраштым.

Мин егетләрнең Совет, Россия һәм чит ил баскетболчыларын белүләренә бик сөендем. Алар легендар өч секунд турында да бик яхшы белә, шуның  ярдәмендә 1972 елда Мюнхенда СССР җыелма командасы финалда америкалыларны җиңеп, Олимпия уеннарында чемпион булган иде.

Узган ел без ярымфиналда Кама Аланында 30:31 исәбе белән оттырдык, ә быел аларны 54:34 исәбенә җиңдек.  Көндәшләребезне яхшы беләбез, шулай ук алар да безне. Быелгы финалистлар буалыларны узган ел 54:16 исәбе белән җиңдек. Ә быел Буа командасы элеккегегә караганда көчлерәк иде. Бу хакта тренерлар кисәтте. Һәм без паркетка бик нык әзерләнеп чыктык, - дип билгеләп үтте команда капитаны Евгений Дудкин.  

Финалда безнең егетләр уенны 6:0 исәбе белән алып бардылар, әмма көндәшләре исәпне тигезләде. Аннары питрәчлеләр кабат 6 очкога алга чыкты, әмма аларны  куып җитте. Уен очкога очко белән барды. 

Матчның соңгы секундларының ничек узуын беркайчан да онытырлык түгел. 16 секунд эчендә көндәшебез алга чыкты - 27:26, безнең тренерлар шунда ук тайм-аутны алды. Аннан соң һөҗүм итә башладык, Илназ Гайнетдинов тупны миңа тапшырды. Мин тупны боҗрага кертә алмадым. Туп Динар Хәмидуллин  кулына килеп эләкте һәм ул аны боҗрага кертте. Исәп безнең файдага 28:27 булды, ә уен ахырына кадәр нибары дүрт секунд калып бара иде... бәхеткә, вакыт тиз узды, без көндәшләргә хәлиткеч һөҗүмне оештырырга  ирек бирмәдек. Авыр һәм кызыклы көрәштә без көчле көндәшне җиңдек һәм Татарстан чемпионнары булдык. Бу җиңүдән соң безнең хис-кичерешләребезне һәм шатлыкларны сүзләр белән генә әйтеп булмый иде! - ди Евгений.

Шулай итеп, тренерлар ярдәмендә  һәм яшь питрәчлеләрнең яхшы уйнавы нәтиҗәсендә  безнекеләр «Б» төркемендә иң яхшы команда булып калды. Евгений Дудкин, Бәхтияр Галиев, Динар Хәмидуллин,  Илназ Гайнетдинов, Руслан Андриев (барысы да Питрәчтән), Ранил Илмәтов, Алмаз Гайнетдинов (икесе дә Шәледән), Ярослав Шаповал, Алексей Чуманов (Иске Шигали) һәм Ярослав Дудкин (Кощак) алтын медальләр яуладылар. 
Район башлыгы Илһам Кашапов чемпион-баскетболчылар белән очрашты һәм шәхсән аларны җиңүләре белән котлады. Тренерларга ул Рәхмәт хатлары, ә уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Районда баскетбол белән йөздән артык кыз һәм егет шөгыльләнә. Алар «Мишә» универсаль спорт залында, Питрәч икенче мәктәбендә, Шәле, Иске Шигали һәм Кощак авылларында шөгыльләнәләр. 2013-2014 елларда туганнар  --  иң кечкенә спортчылар. Дәресләр һәр көнне һәр төркем өчен 2шәр сәгать бара.


ГОРУРЛАНАБЫЗ

Быел бу инде егетләрнең икенче зур уңышы. Язын Актанышта 2007 елгы команда шулай ук республика чемпионы дип танылган иде. 
2020 һәм 2021 елларда Татарстан беренчелегендә питрәчлеләр барлыгы 5 тапкыр призерлар булдылар. 2005 елда туган кызлар, 2004, 2006 һәм 2008 елларда туган егетләр өченче урыннарны яуладылар. 2004 елда туган кызлар «А» төркемендә дүртенче урынны яуладылар. 
Тренерлар - Илгизәр Гыйләҗев, Ленар Гайсаров һәм Владимир Тарасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт