Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч хоккейчылары плей-офф сериясен җиңүдән башлады

Чемпионатның беренче дивизионында плей-офф сериясе уеннары старт алды.

Турнирда 6 команда катнашты. Нәтиҗәдә, «Пестрецы» ир-атлар командасы өченче урынны алды. 
Ярышлар регламенты буенча командалар плей-офф сериясендә ике җиңүгә кадәр уеннар уздырачак.
Беренче раундта питрәчлеләрнең көндәше Казан «Стрела»сы булды. Команда уенын бик сак башлады. Аннары безнең хоккейчылар уен барышын үз кулларына алды, өстәвенә, «Стрела» уенчылары ике тапкыр рәттән уеннан чыкты. Әмма питрәчлеләр бу мөмкинлектән файдаланмады. Нәтиҗәдә, беренче период 0:0 исәбе белән тәмамланды. 
Икенче период башында Сабир Янов исәпне ачты. Көндәш шунда ук аны тигезләде - 1:1. Питрәчлеләр кабат алга чыкты. Нәтиҗәдә, бу вакыт иң нәтиҗәле булып чыкты - командалар анда 6 алка кертте. Исәп безнекеләр файдасына 4:2 иде.
Өченче период шулай ук нәтиҗәле узды. Соңгы исәп безнең команда файдасына - 6:3.
Алкаларны Сабир Янов (2 гол + 2 нәтиҗәле тапшыру), Данил Воркунов (2+2), Игорь Сорокин һәм Гамир Галимов (бер алка) кертте. Безнең команда сакчысы Константин Игнатьев 3 тапкыр нәтиҗәле алка тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше