Питрәч районында «Аҗаган» хәрби-патриотик уены узды
Ярышлар башланыр алдыннан 9 мәктәп взводы Питрәч авылының үзәк мәйданына җыелды.
Взвод командирларының рапортыннан соң «Стройда яхшы – көрәштә көчле» конкурсы кысаларында марш атлау башланды. Иң яхшы строй әзерлеген район үзәгенең икенче мәктәбе укучылары күрсәтте. Икенче урынны Питрәч беренче мәктәбе яулады. Өченче урында шәлелеләр.
Төп ярышлар спорт мәктәбендә узды. Пневматик винтовкадан ату буенча команда зачетында ленинококушкинолылар җиңде. Икенче урында - беренче мәктәп. Өченче урында Богородск. Шәхси зачетта иң яхшылар - Илзинә Рәхимова һәм Евгений Костин (икесе дә Ленино-Кокушкино авылыннан).
Ак-74 автоматын сүтеп-җыю буенча Кощактан Валерия Золотова һәм Евгений Костин иң яхшылар дип табылды. Кира Ларина һәм Максим Гринин Ак-74не барысыннан да тизрәк сүтеп җыйды. Команда зачетында беренче урында - беренче мәктәп, икенче урында - Питрәч икенче мәктәбе, өченчедә - Ленино-Кокушкино.
Гомумроссия саклагыч комплектын киюдә шәлеле Ильяс Сибагатов җиңүче булды. «Медицина әзерлеге» конкурсында беренче урынны «Царево» торак комплексындагы яңа лицей укучылары һәм кощаклылар бүлеште.
Безнең мәктәп бу уку елыннан гына эшли башлады. Бу безнең өчен, беренче чиратта, тәҗрибә, чөнки район ярышларында беренче тапкыр катнашабыз, - диләр взвод командиры Ринас Хәнәфиев һәм Мәрьям Мөбарәкшина.
Якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары турында викторинада шәлелеләр яхшы белем күрсәтте, икенче урынны Царево взводы алды, өченче урында ленинококушкинолылар.
Көч гимнастикасы бәйгесендә кощаклылар иң көчлеләр булып чыкты. Икенче урында - шәлелеләр һәм өченче урында - колайлылар. Россия тарихы буенча иң яхшы белемнәрне беренче мәктәптән килгән команда күрсәтте. Икенче урынны Богородск һәм Иске Шигали взводлары бүлеште, өченче урында ленинококушкинолылар. «Сугышчан листовкалар» чыгару буенча беренче мәктәп взводы иң яхшысы булды, икенче урынны шәлелеләр һәм өченче урынны богородскийлылар алды.
Бүләкләү һәм йомгак ясау Күн мәктәбе спорт залында узды. Булачак Ватанны саклаучылар көне алдыннан җирле ашханәдә солдат боткасы белән сыйладылар һәм кайнар чәй эчтеләр.
Гомуми зачетта беренче урында - беренче мәктәп взводы, икенче урында - ленинококушкинолылар, өченчедә - шәлелеләр.
Без команда зачетында җиңә алдык. Димәк, безнең яхшылап әзерләнүебез, тырышып шөгыльләнүебез юкка гына булмаган. Армия сафларында хезмәт иткән вакытта барлык осталыклар да безгә кирәк булыр дип ышанам, - ди беренче мәктәпнең взвод командиры Роман Кириллов.
Чараны ябу тантанасыннан соң җиңүче команда Күн мәктәбе янындагы Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бюстына венок салды.
Мондый ярышлар башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыра, патриотизм, җаваплылык хисе тәрбияли. Шулай итеп, без укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә, хәрби-гамәли спорт төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итәбез. Шулай ук балалар үзләренең физик әзерлекләрен ГТО нормалары нигезендә тикшерәләр, - дип сөйләде ярышларны оештыручы Наилә Таҗиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа