Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчлеләр - икенче, кощаклылар - дүртенче, кокушкинолылар - алтынчы: хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионат нәтиҗәләре

Беренче урынны тәтешлеләр алды

Әлбәден авылында «Әлбәден «Хәрби уеннары» фестивале кысаларында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионаты узды. Анда тугыз районнан 13 команда катнашты. Алар автоматны сүтеп-җыю, тизлеккә кирәк-яраклар туплау, ату, яралыларга медицина ярдәме күрсәтү рәвешендә каршылыклар полосасын уздылар. Егетләр турникта күтәрелделәр, кызлар гәүдә күтәрү күнегүләрен башкардылар. Сынаулар арасында граната, пычаклар ыргыту да бар иде. 

Без Тәтештән, командада 3 кыз һәм 5 малай. Гадәттән тыш хәлләр көллиятендә белем алабыз. Мондый ярышларга еш йөрибез, бүген «Форпост»тан килдек. Каршылыклар полосасын унынчы булып узачакбыз, ә әлегә граната ыргытабыз. Мин өч омтылыштан 1 тапкыр эләктем һәм 3 балл алдым", - дип сөйләде Дарья Шамшурина.  

Питрәч районын Питрәч, Ленино-Кокушкино, Кощак командалары тәкъдим итте.  

Узган ел без бу чемпионатта катнашкан идек инде, ул чакта 4 урынны алдык. Бу юлы 1 урынга өметләнәбез",- дип белдерде Ленино-Кокушкино командасы командиры Евгений Костин.  

Әмма ярыш нәтиҗәләре буенча алар алтынчы булдылар. Кощаклылар - дүртенче, ә питрәчлеләр икенче урынны алдылар.  

Җиңүне Тәтеш командасы яулады, өченче урында - Мөслим командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса