Питрәчтә яңа спорт залы төзелә
Районда балаларга да, олыларга да ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү мөмкинлеге арта бара. Узган ел гына да бездә кинозалны тулысынча яңарттылар, яңа заманча бассейн барлыкка килде. Әмма күп кенә питрәчлеләр яңа социаль объектлар, түгәрәкләр һәм секцияләр ачылуны түземсезләнеп көтә. Хәзерге вакытта Питрәчтә универсаль спорт залы төзелеше баруы турындагы мәгълүмат аларны аеруча да шатландырыр мөгаен. Аны инде быел көз ачарга да вәгъдә итәләр.
Питрәчтә заманча иркен универсаль спорт залы төзи башладылар. Анда спортның иң популяр төрләре – волейбол, баскетбол, мини-футбол һәм башкалар белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Зал уку-күнекмәләр үткәрү өчен җайлаштырылган һәм фитнес белән шөгыльләнү өчен тренажерлар белән җиһазландырылган булачак. Универсаль объектка районда ихтыяҗ зур булыр дип көтелә. Биредә спорт ярышлары гына түгел, ә төрле мәдәни-массакүләм чаралар да үткәреләчәк.
Хәзерге вакытта Олан Иле поселогы янәшәсендәге булачак спорт залы урынында кызу эш бара.
- Без мәйданы 1073 квадрат метр тәшкил иткән әлеге объект төзелешенә бер ай элек керештек, - дип аңлатты төзелеш оешмасы генераль директоры урынбасары Ирек Гафуров. – Фундамент эшләрен тәмамладык диярлек, хәзер җирне ком белән тыгызлау бара, әлеге эшкә бер каток җәлеп ителде. Шулай ук металл конструкторларны җыю тормышка ашырыла, аларны монтажлауга экскаватор һәм күтәрү краны җәлеп ителгән, ком ташуда алты самосвал эшли, - дип билгеләп үтте ул.
Металл конструкторларны җыюны 15 апрельгә тәмамларга планлаштыралар, аннары стеналарны күтәрүгә һәм түбә ябуга керешәчәкләр. Төзүчеләр сүзләренә караганда, барлык эшләр график буенча бара.
- Спорт залы республика средстволары хисабына төзелә, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. – Объект төзү өчен бу урын очраклы гына сайланмады. Бу участок киләчәктә үсеш зонасына керә, аның мәйданы – 14 гектар. Тиздән монда Мәдәни үсеш үзәге төзелеше планлаштырыла. Хәзерге вакытта әлеге идеяны тормышка ашыру проектлаштыру стадиясендә. Шулай ук әлеге участокның үсеше планы пунктлары арасында 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм күп фатирлы йорт төзелеше бар. Шулай итеп, спорт залы – әлеге территорияне үзләштерү һәм төзекләндерү буенча зур проектның башлангыч этабы гына.
Әлбәттә, әлеге идеяларны тормышка ашыру өчен шактый вакыт таләп ителәчәк. Бу эшнең башлангычы бар, төзүчеләр спорт залы төзелешен көзгә тәмамларга да вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа