ПЛХЛ чемпионатында ир-атлар командалары арасында өченче тур уеннары узды
Безнең «Питрәч» командасы үз бозында Казаннан килгән кунакларны - КАИ командасын кабул итте.
Беренче периодта безнең хоккейчылар исәпне ачарга бик яхшы мөмкинлек алды, алар бер минуттан артык 5х3 уйнады, тик алкаларны капкага кертә алмады.
Ә менә икенче период башында көндәшләр шундый ук хәлдә мөмкинлектән тулысынча файдаланды. Алар безнең капкага ике алка кертте. Тиздән Никита Кузьмин бер алка белән җавап кайтарды, ә өченче периодта Сабир Янов исәпне тигезләде. Алга таба турнирда беренче җиңү өчен питрәчлеләрнең моментлары күп булды, әмма бу уенда безнекеләргә уңыш елмаймады. Уен 2:2 исәбе белән тәмамланды, шул рәвешле безнең хоккейчылар беренче очко алды, ә көндәшләр өченче тапкыр тигез исәпкә уйнады.
Киләсе уенны безнең хоккейчылар 7 ноябрьдә Казанда җирле «Ядран-2» командасы белән уздырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа