Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Шатлык” балалар приютында тәрбияләнүчеләр катнаш көрәш белән шөгыльләнә

Спортның бу төре күнекмәләренә аларны “Дивизион” көрәш клубы тренеры Никита Һадиев өйрәтә

 

– Спорт аша балалар җиңүгә омтылырга, чыдам булырга өйрәнәләр, аларда уңай шәхес сыйфатлары үсә, – дип саный “Шатлык” балалар приюты директорының тәрбияреабилитация эшләре буенча урынбасары Лилия Вәлиуллина.

Аларның тәрбияләнүчеләре атнага өч тапкыр катнаш көрәш дәресләренә йөриләр. Спортның бу төре күнекмәләренә “Дивизион” көрәш клубы тренеры Никита Һадиев өйрәтергә теләк белдергән.

– Берникадәр вакыт үзем дә шушы учреждениедә булдым. Бездә спорт ягыннан җитәрлек үсеш булмады: буш вакыт күп, ә энергияне кая да булса куярга урын юк иде. Агрессиягә урын калды, аңа дөрес юнәлеш бирергә кирәк иде. Шуңа күрә мин бу эшкә алындым, балалар өчен яңа спорт төре ачарга теләдем. Малайлар моңа бик кызыкты, катнаш көрәшне бик ошаттылар. Бездә шулай каралган: әгәр баланың мәктәптә укуында проблемалары булса, ул дәрескә кертелми. Шуңа күрә алар өчен бу әле яхшы мотивация, алар күнегүләрне калдырмас өчен тырышып укырга, вакытында дәресләр әзерләргә тырышалар. Кайберәүләр минем белән шәхси кичерешләре белән уртаклашалар, мин аларга киңәшләр бирәм, аларга ярдәм итәргә тырышам, – дип сөйли Никита.

Дәресләргә ун яшьтән алып унбиш яшькә кадәрге ун кеше йөри, алар арасында кызлар да, малайлар да бар.

– Малайлар үз көчләрен, ә кызлар мөстәкыйль булуларын күрсәтергә тели. Шул ук вакытта алар Никита белән аралашырга яраталар. Кемдер өчен ул остаз, үрнәк. Күп гаиләләрдәге балаларның әтиләре юк бит. Тренер яшь булса да, аларны каты тота, дисциплинага өйрәтә, – дип билгеләп үтә Лилия Таһировна.

Гомумән алганда, дәресләр инде бер ел бара. Балалар катнаш көрәш белән шөгыльләнә башлагач, кирәкле җиһазлар һәм инвентарь:
шлемнар, перчаткалар, тезлекләр, падалар, бертөрле футболкалар, маталар сатып алу мәсьәләсе килеп туа. Приют хезмәткәрләре “Крепость” спорт клубы белән берлектә грант конкурсында финанс ярдәме алырга карар итәләр. Шулай эшләдек, җиңдек. Шуңа күрә гыйнвардан дәресләр спорт режимында “Тормыш мәктәбе” проекты кысаларында уза.

Балаларга күптән түгел катнаш көрәш сәнгатенең танылган көрәшчесе Ленар Сөләйманов, элеккеге физкультура укытучысы,
көрәшче Михаил Чернов белән очрашу оештырылды. Шушы көннәрдә алар өчен спортның төрле төрләре, спорт белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру өчен Казанның спорт комплексында экскурсия оештырылачак. Проект яшь спортчыларның күрсәтмә чыгышларыннан торган
бәйрәм белән тәмамланачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше