Питрәчлеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрәчәкләр
Спорт

Питрәчлеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрәчәкләр

Үзең белән таяклар булу зарур. Керү бушлай.

29 октябрьдә 55+ яшьтәге питрәчлеләр өчен скандинавия йөреше буенча ачык тренировка булачак. Барлык теләүчеләрне 10 сәгатьтә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында (Советская урамы, 27) көтәләр.
Бушлай мастер-класс бөтенроссия проекты кысаларында узачак. Әлеге спорт төренең үзенчәлекләре турында Казаннан табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Лидия Кадыйрова сөйләячәк. 
 


спорт Сәламәт яшәү рәвеше