Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Спорт яңалыклары

Хоккей. Хуҗалар көчлерәк булып чыкты

2006 елгы яшүсмерләр арасында «А» төркемендә Идел буе федераль округы беренчелеге башланды.


Беренчелектә «Питрәч-2006» командасы катнаша. Аларның тренерлары - Константин Игнатьев, Сабир Янов. Безнең яшь хоккейчылар Пензада җирле «Дизель» командасы белән беренче уеннар үткәрделәр. Кызганыч, хуҗалар көчлерәк булып чыкты. Алар овертаймда беренче уенны 4:3 исәбе белән оттылар, ә төп вакытта исәп - 7:3. Киләсе уеннарны питрәчлеләр 17-18 октябрьдә «Питрәч-Арена»да «Лада» командасы (Тольятти) белән уздырачак.



 Волейбол.

Үзебездә уйнау да ярдәм итмәде ddКомплекслы спорт мәктәбе һәм район үзәгенең икенче мәктәбе спортзалында республика мәктәп волейбол лигасының сайлап алу уеннары узды.


Ярышларда район беренчелекләрендә җиңүчеләр катнашты. Беренче көнне финалга чыгу өчен сигез егетләр командасы һәм икенче көнне җиде кызлар командасы уйнады. Колай егетләре үз төркемнәрендә Балтач, Әтнә һәм Саба районнары командаларына бер үк төрле - 0:2 исәбе белән оттырды. Нәтиҗәдә, әтнәлеләр җиңүче булды, икенче урынны Саба командасы алды. Өченче урынны балтачлылар яулады. Шулай ук безнең кызлар да уңышсыз чыгыш ясады. Район данын Питрәч беренче мәктәбе командасы яклады. Ул Теләче, Биектау һәм Арча районнары командаларына оттырды. Шулай ук 0: 2 исәбе белән. Беренче урынны Теләче районы кызлары яулады. Икенче урында - Саба районы, өченчедә - Балтач районы.


«Олимп» элеккечә лидер

Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район беренчелеге дәвам итә. Узган якшәмбе көнне дүртенче тур уеннары узды.


Алар кабат 2:0 исәбе белән тәмамланды. «Виктория» «Кулаево»ны,  «Олимп» «Богородский»ны, «Легион» «Юнион»ны, «Кобяково» «Спортинг»ны җиңде. Турнир таблицасының башында 12 очко белән «Олимп» бара. «Виктория», «Янцевары» һәм «Легион» исәпләрендә 9ар очко бар. Чемпионнар һәм призерлар ике әйләнешле турнирдан соң билгеле булачак.


Мини-футбол.

Плей-офф уеннары башланды ddАвыл яшьләре арасында даими район беренчелеге уеннары тәмамланды. Бу атнада ук плей-офф сериясендә уеннар башланды, алар нәтиҗәләре буенча чемпион һәм призерлар билгеләнәчәк.


Беренче сигез команда призлы урыннар өчен, ә калган биш команда кече кубок өчен көрәшәчәк. Чемпионатта беренче тапкыр «Виктория» җиңелде. Ул «Стар»га 4:5 исәбе белән оттырды. Соңгы турның берьюлы өч уены ничьяга төгәлләнде. «Атлетика» - «Барс» - 6:6, «Спортинг» - «Фрейндшип» - 6:6, «Аврора» - «Легион» - 5:5. «ТатХод» - «МанСити» - 6:4 һәм» «Аякс»  «Арсенал»ны 3:0 исәбенә отты. Турнир таблицасында командалар түбәндәгечә билгеләнде: 1. «Виктория» (31 очко), 2. «Барса» (31), 3. «Аякс»  (28), 4. «ТатХод»  (22), 5. «Легион» (21), 6. «Арсенал»  (20), 7. «Стар» (18), 8. «Олимп» (18), 9. «Аврора» (13), 10. «Атлетико» (9), 11. «МанСити» (8), 12. «Спортинг» (5), 13. «Фрейндшип» (1). Артем Утяганов («Виктория») гол+пас системасы буенча турнирның иң яхшы бомбардиры булды. Ул 46 балл җыйды (29+17).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше