Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Төз атып, җиңүгә ирешергә мөмкин

Питрәчтә мәктәп укучылары һәм КАТК филиалы студентлары арасында җәйге биатлон буенча чираттагы район беренчелеге наратлыкта стадионда үтте. Биш командадан торган катнашучылар Питрәч ДОСААФ бүлеп биргән призлар өчен үзара көч сынашты.

Шулай ук авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район кубогына ярымфинал уеннары үтте.

ҖӘЙГЕ БИАТЛОН. БАРЫСЫ ДА АТУГА БӘЙЛЕ

Биатлон - иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе, монда призлы урыннар язмышын төгәл ату һәм катнашучыларның яхшы физик әзерлекләре хәл итә.

Бу атнада мәктәп укучылары һәм КАТК филиалы студентлары арасында җәйге биатлон буенча чираттагы район беренчелеге булып узды.

Шунысы кызганыч, ярышларда бары биш команда гына катнашты, ә бит бу иң кызыклы ярышларның берсе, югыйсә. Соңгы елларда кайбер мәктәпләрдә спортка салкын карый башладылар, элек биатлонга унбиштән артык команда килә торган иде.

Стартка беренче булып кызлар чыкты, алар ике тапкыр ату (яткан һәм баскан килеш) белән ике километр арада ярышты. Питрәчнең 1 нче мәктәбеннән Лия Хәсәнова иң төгәл атучы булды, ул беренче атуда бары тик бер генә тапкыр тидерә алмады. Икенче тапкыр атуда өч тапкыр мишеньгә тидерә алмады, шулай да бу аңа ышанычлы беренче урынны алырга комачауламады.

Икенче урынны КАТК филиалыннан Алевтина Блаченова яулады, ул да начар атмады, өченче урында Ленино-Кокушкинодан Алена Архипова.

Егетләр арасында да призлы урыннар ату буенча билгеләнде, нәтиҗәдә, Рифат Гайнуллин (Ленино-Кокушкино) җиңүгә иреште, ул атуда да, йөгерүдә дә үзен яхшы күрсәтте. Финишта аннан аз гына Дмитрий Саферов (1нче мәктәп) калышты, хәер, ул атуда да иң яхшысы булды, һәм өченчедә Раил Шәймәрданов (Казан авиация-техник көллияте филиалы).

Команда исәбендә беренче урында - 1 нче мәктәп (Сергей Максимов), икенче урында - Ленино-Коккушкино, өченче урында - КАТК филиалы, дүртенче урында - 2 нче мәктәп, бишенче урында - Колай мәктәбе.

- Безгә биатлон бик ошый, бу, чыннан да, кызыклы спорт төре, без ярышларда бик теләп катнашабыз, - диделәр Лия Хәсәнова һәм Дмитрий Саферов.

Сүз уңаеннан, Лия "Милләтләр кроссы-2017"дә кызлар арасында җиңүче булган иде.

Ярышлардан соң, район ДОСААФ советы рәисе һәм төп судья Илдар Бикмөхәммәтов призерларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм йомгак ясады:

- Әлбәттә, ату буенча нәтиҗәләр сөендерде, шулай да, әле физик яктан әзерлекне арттырырга кирәк, кайбер мәктәпләрнең район ярышларына җитди карамаулары да борчый.

МИНИ-ФУТБОЛ. ФИНАЛИСТЛАР БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

Бу атнада авыл яшьләре арасында район кубогына ярымфинал уеннары булып узды. Агымдагы елның чемпионы, ике очрашу суммасында Питрәчнең башка "Скиф" командасын - 7:3 һәм 5:4 исәбе белән җиңгән "Олимп" (Питрәч) монда да төп призны яуларга ниятли.

Башка парда "Легион" (Шәле) башта "Аякс" (Ленино-Кокушкино) командасына 0:2 исәбе белән җиңелде, икенче уенда реванш алды, ул 8:2 исәбе белән төгәлләнде һәм шулай ук финалга чыкты.

Финал уеннары һәм өченче урын өчен матч бүген балалар шәһәрчегендәге футбол мәйданчыгында үтәчәк, уен 20.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: биатлон