«Виктория»нең чираттагы голы.
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының 11 нче турыннан соң, узган сезон чемпионы «Виктория» гына очко югалтмыйча бара.
Узган атнада бу команда кабат зур җиңүләргә иреште, башта 10:3 исәбе белән «Искра»ны, аннары «Атлетико»ны 10:5 исәбе белән җиңде. Хәзер 10 уеннан соң «Виктория»ның 30 очкосы бар.
Икенче урында «Ред Булл» бара, алар бу турда «Барса»га 1:2 исәбенә оттырды. Ә икенче матчта «Ред Булл» «Фрейндшип»ны 6:2 исәбенә отты, һәм хәзер аларның 26 очкосы бар. Өченче урында - 24 очко җыйган «Барса» атнаның икенче уенында Шәленең «Легион»ын 3:1 исәбенә отты.
Калган уеннар түбәндәгечә тәмамланды: «Фамили» – КПРФ – 1:13, «Стар» – «Олимп» – 1:2, «Аякс» - «Трудовые резервы» – 6:0, «Фортуна» - «Феникс» – 2:3, «Стар» -«Трудовые резервы» – 14:0, «Аякс» - «Феникс» – 2:5, КПРФ – «Олимп» – 3:3, «Искра» - «Фортуна» – 1:2, «Фамили» - «Легион» – 3:8.
Артем Утяганов («Виктория») иң яхшы бомбардирлар арасында ышанычлы алда бара, хәзер аның «гол+пас» системасы буенча 52 баллы (31+21) бар. Икенче урында, элеккегечә, Данил Воркунов («Барса») – 38 балл (32+6). Яшь һөҗүмче - чемпионатның снайперлары арасында лидер, Данил көндәшләр капкасына 32 туп кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа