Волейбол буенча район чемпионатының 13 нче туры узды
Бу юлы матчлар сюрпризларсыз үтте, җиңүгә фаворитлар иреште
Питрәчтә волейбол буенча район чемпионатының 13 нче туры узды.
Бу юлы матчлар сюрпризларсыз үтте, җиңүгә фаворитлар иреште. Тик бер уен гына киеренке узды, анда "Факел" "Богородское"ны 2:1 исәбенә отты.
Калган уеннар 2:0 исәбе белән тәмамланды. "Янцевары" "Иске Шигали"ны, "Олимп" "Кобяково"ны һәм "Кулаево" "Юниор"ны җиңде.
27 очко җыйган "Легион" элеккечә алда бара, икенче урында - "Кулаево" - 25, өченче урынга "Олимп" (22 очко) чыкты, алга таба 20шәр очко белән "Факел", "Иске Шигали" -18, "Янцевары" - 15, "Богородское" - 12 һәм "Юниор" - 9.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа