Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Балалар бакчасына юл

Агымдагы елда Питрәч районында мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чират 70 проценттан артыгракка кимеде. Моңа Республика Президенты программасын тормышка ашыру бәрабәренә ирешелде. Агымдагы елның июлендә тагын бер балалар бакчасы - "Бәләкәч" ачылды.

Кайбер ата-аналарга балалары бераз үсә төшкәч, гаилә бюджетын кайгыртып, эшкә чыгарга туры килә. Әмма мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә урын булмау күп кенә ата-аналарның планнарына аяк чала.

Республикадагы әлеге катлаулы проблемаларның берсен татарстанча хәл итәләр: проблема бар икән, аны хәл итәргә кирәк. Республика Президенты программалары (30дан артык программа тормышка ашырыла) ярдәмендә соңгы биш елда балалар бакчалары, мәктәпләр, башка социаль объектлар төзелә һәм модернизацияләнә.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел республикада бик күп балалар бакчалары ачылды - 75. Ун меңгә якын урын булдыру планлаштырыла. Республика тарихында беркайчан да бу кадәр балалар бакчасы төзелгәне булмаган.

Шушы көннәрдә, 18 августта, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе хөкүмәтенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Татарстанның Лаеш районында өч яңа балалар бакчасы эшенә старт бирде - Сокуры, Олы Кабан авыллары һәм Лаеш шәһәрендә. Сокуры авылында балалар бакчасын тантаналы ачуда катнашып, Рөстәм Миңнеханов: "Иң мөһиме әле объектлар буш тормаска тиеш" дип билгеләп үтте.

Әлеге программа безнең районны да читләтеп узмады. Программаның бездә ничек гамәлгә ашырылуы турында язган идек инде. Бу узган елда Шәле авылында "Тургай" балалар бакчасы ачылу, Ленино-Кокушкино авылында балалар бакчасына капиталь ремонт. Пановка авылында да сабыйлар яңартылган балалар бакчасына йөри башлаячак, Питрәчтә "Айгөл" һәм "Кыңгыраучык" балалар бакчаларына өлешчә реконструкция ясалды. Күптән түгел генә "Бәләкәч" балалар бакчасы ачылды, ул 120 баланы үзенә кабул итәчәк. Сүз уңаеннан, аның төзелешенә республика бюджетыннан 76 миллионнан артык акча тотылган.

Балаларын бакчага урнаштыру проблемасының хәл итү мөмкинлеге тудырган вакыйганы көткән ата-аналар җиңел сулап куйгандыр, мөгаен.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, "Бәләкәч" балалар бакчасына биш төркем тупланачак, аларның өчесе 2-3 яшьтәгеләр өчен булачак.

- "Бәләкәч"нең ачылуы балалар бакчасына чираттагы киеренкелекне киметергә ярдәм итәчәк, - диде мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева. - Ел башына балалар бакчасына чиратта 800дән артык бала торган булса (яңа туган баладан 7 яшькә кадәрге балалар), бүгенгә 3 яшьтән 7 яшькә кадәргеләр арасында чират бөтенләй юк. Яшь ярымнан 3 яшькә кадәрге 243 сабый мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә чиратта тора. Күргәнегезчә, чират шактый кимеде.

Димәк, Питрәчнең мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә килгәндә, алар буш тормаячак.

Соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты хисабына 200дән артык балалар учреждениесе (шуларның 118е яңа) ачылды һәм аларга ремонт ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса