КОТЛАУ
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Россия матбугаты көне белән тәбрик итәм!
Бу искиткеч бәйрәм үзләренең нәтиҗәле, тырыш хезмәте белән бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итүчеләрне, җәмәгать фикерен формалаштыручыларны берләштерә.
Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә без илебез, республикабыз, районыбызның социаль, сәяси, икътисади тормышындагы соңгы вакыйгалардан хәбәрдар. Без яңалыклар гына белеп калмыйбыз, ә аларга анализ ясый, файдалы мәгълүмат ала алабыз, якыннарыбыз белән алар буенча фикер алышабыз.
Журналистларыбызга объективлык, үткен каләм, яңа идеялар телим. Интернетның киң колач алуына да карамастан, газета укучыларыбыз артсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа