Питрәчтә имам-мөхтәсиб сайлаулары узды
Питрәчтә район мөхтәсибе җыелышы булып узды. Аның эшендә авыл имамнары, район башлыгы Эдуард Дияров һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Мансур хәзрәт Җаләлетдинов катнашты.
Безнең район мөхтәсибе эшләре белән күп еллар Питрәч мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Кучкаров җитәкчелек иткән иде. Һәм бу юлы җыелганнар аның кандидатурасын бертавыштан безнең район мөхтәсибе постына сайладылар.
Моннан тыш, дин әһелләре мәхәллә кешеләрен борчыган кайбер мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Алар арасында иң мөһиме булып район үзәгендә яңа мәчет төзү мәсьәләсе саналды. Район башлыгы имамнарны бу мәсьәләдә тагын да активрак булырга чакырды һәм аларның изге башлангычларын һәртөрле хупларга вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа