Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ат кешенең тугры дусты

Хәзерге вакыттта малайлар күбрәк техникага өстенлек бирә. Шулай да атлар белән кызыксынучылар да бар.

Янсуар авылыннан Артур (8 нче сыйныф укучысы) һәм Дмитрий (9 нчы сыйныф) Алексеевлар шундыйлардан. Алар кечкенәдән атлар белән кызыксына. Иң мөһиме алар вакытларын заяга уздырмый. Артур һәм Дима җәйге каникул вакытларында хуҗалык көтүе көтә. Егетләр ата-аналарына да булышырга өлгерәләр.
- Без атларны яратабыз, алар безнең иң якын дусларыбыз. Алар безгә сыерлар көтәргә ярдәм итәләр бит. Атта йөреп без рәхәтләнеп ял итәбез, - ди егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса