Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалы гаиләләргә яңа түләүләр турында сөйлибез

Дәүләт башлыгы гражданнар өчен моңарчы күрелмәгән ярдәм чараларының яңа пакеты турында игълан итте. Барыннан да элек алар балалы гаиләләргә кагыла.

РФ Президенты Указы нигезендә, гаиләләргә 5 мең сум айлык түләү хокукы киңәйтелде, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.
Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Гаризаны тутырганда мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм ул гамәлдә булырга тиеш, - дип билгеләп үттеләр Питрәч Пенсия фондында.
Гаризаны шулай ук күп функцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин. Бары тик алдан язылып кына барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса