Алга
  • Рус Тат
  • Безнең музей Россиядә иң яхшылар арасында!

    Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне музей экспозициясен булдыру буенча иң яхшы проектка Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карата үткәрелгән конкурска бөтен ил буенча 150 музейдан гаризалар кабул ителгән.

    Конкурс, беренче чиратта, төбәк музейлары эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән иде. Конкурсның географиясе киңкырлы, катнашучылар составы төрле. Бу - танылган музейлар һәм хәрби дан заллары, мәктәп музейлары һәм эзләнү берләшмәләре музейлары. Конкурс туган якны өйрәнү музейларында һәм үз якташларының истәлеген мәңгеләштерергә омтылган музей берләшмәләрендә зур кызыксыну уятты.
    Гариза материалларын караганда музей экспозициясенең патриотик һәм хәрби-тарихи бурычы, Россия тарихында тасвирлана торган вакыйгаларның әһәмияте, Бөек Ватан сугышына багышланган хәрби-тарихи өлешнең мөһимлеге исәпкә алынды. Россия хәрби-тарихи җәмгыяте эшчәнлеген популярлаштыру һәм музейның төбәк бүлеге белән үзара бәйләнешен игътибарга алынды.
    Конкурста җиңүчеләр һәм призерларны билгеләделәр. Алар арасында безнең туган якны өйрәнү музее да бар. Ул «Иң яхшы авыл җирлеге музее» номинациясендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: