Чыты авылында яшәүче Гыйззәтуллиннар гаиләсе һәркемгә үрнәк булырлык
Дания үзенең хезмәт юлын мәктәпне тәмамлагач та, туган колхозында калып сыер савучы булып башлап җибәрә.
9 ел сыер сава кыз, шуннан үзебезнең авыл егете Мөхәммәт белән танышып, 1979 елны бергә тормыш корып җибәрәләр. Ул фермада эшләвен дәвам итә. Аларның бер-бер артлы өч балалары - Айгөл, Марат, Рамилә дөньяга килә. Кече кызлары туган елны Казахстан якларына акча эшләргә диеп чыгып китәләр. Анда абыйлары Хәлил гаиләсе белән яшәгән була. Ике елдан соң, туган якларын сагынуга түзә алмыйча, кире авылларына әйләнеп кайталар. Туган җир үзенә тарта шул. Мөхәммәтнең әти-әнисе белән бергә яши башлыйлар. Аннан соң колхоз аларга яңа йорттан фатир бирә.
Гыйззәтуллиннар өч балаларына да югары белем бирәләр, бүгенге көндә алар үз гаиләләре белән матур итеп тормыш итәләр. Айгөл үз гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, үзе укыган институтның китапханәсендә эшли, Рамилә район үзәгендә яши, "Каймак" кибетендә менеджер булып эшли, Марат район үзәгендә ике катлы йорт җиткереп чыкты, Казан шәһәрендә үз эшен ачып, пластик тәрәзәләр кую белән шөгыльләнә. Барысының да балалары бар, аларны тәрбиялиләр.
Гыйззәтуллиннарның балалары гына түгел килен һәм кияүләре дә үзләренә охшаган. Барысы да уңган-булган, тәртипле, кулларыннан килмәгән эш юк.
Шуны искә алып үтәсем килә, Мөхәммәт һәм Даниянең балалары үскәндә, өй һәрвакыт чиста, пөхтә, анда тып-тын иде. Алар бик тату һәм дус булдылар. Хәзер дә бер-берсен хөрмәт итәләр, бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп яшиләр. Ял көннәре, бәйрәмнәр дә барысы бергә, әниләре янына, туган йортка җыелалар. Әтиләре мәрхүм инде, 2008 елны яман чирдән үлде. Пенсиягә дә чыга алмыйча калды. Балалары әтиләрен терелтү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр. Әмма файдасы гына булмады. Әтиләре башта колхозда тракторда эшләде, аннан соң төрле эшләрдә йөрде. Ул улым-кызым, дип өзелеп торды. Балалары да әти-әнисен хөрмәт итте һәм хәзер дә әниләрен кадерләп яшиләр. Барысы да туган җанлылар, әти-әнисенең туганнары белән аралашып, туганлашып яшиләр. Дания олы хөрмәткә лаек ана. Бүгенге көндә лаеклы ялда, балаларының хөрмәтен, игътибарын тоеп яши.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.1000
-
28 июнь 2022 - 13:38Бу җомгада редакциядән бүләк алучылар билгеле булачак Һәр әбүнәчебезнең газетага язылган өчен призлар оту* мөмкинлеге бар.5300
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.7700
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.8300
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**129100
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган148800
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324700
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228200
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166600
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161000
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика