Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре порталы - уңайлы һәм тиз

Хәзер белешмә, документлар, квитанцияләр алу өчен сәгатьләр буе чиратта торырга кирәкми. Баланы балалар бакчасына яздырырга, салымнар һәм штрафлар түләргә, паспортны рәсмиләштерергә, машина йөртү таныклыгы алырга, бурычларны белергә... Боларны һәм башкаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин. Кулланучылар иң күбе салым хезмәте сайтына керә.

Gosuslugi.ru сайтында кәгазьләрне тутыру һәм озын чиратлар проблемасы хәл ителә, гражданнарның һәм юридик затларның финанс чыгымнары кими. Портал башка өстенлекләргә дә ия.
Электрон хезмәтләр:
- Вакытны экономияли. Чөнки күп кенә документларны сез өйдә яки билгеләнгән вакытта оешмада чиратсыз, шулай ук мобиль кушымта аша ала аласыз.
- Вакыйгалар үзәгендә тота һәм хаталарны төзәтергә булыша. Сезнең мөрәҗәгать буенча үзгәрешләр булса, сез автомат рәвештә хәбәр алачаксыз. Мәсәлән, кулланучының гаризасы тикшерү узгач һәм документлар рәсмиләштерелгәч, аңа язачаклар. Кулланучы гаризаның статусы үзгәргән саен хәбәр ала. Барлык сорауларга ярдәм хезмәте җавап бирәчәк.
- Уңайлы. Эштән сорап китәргә кирәкми, барысын да Интернет аша эшләргә була. Порталның начар күрүчеләр өчен версиясе бар. Салымнар, ЮХИДИ штрафлары һәм башкалар буенча мәгълүматлар килсен өчен, хәбәрнамәләр лентасын булдырырга мөмкин.
Өйдән чыкмыйча гына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен порталда теркәлү җитә. Моның өчен РФ гражданины паспорты, СНИЛС, ИНН кирәк булачак. Мобиль телефон номеры һәм электрон почта адресы мәгълүмат бирү өчен кулланыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X