Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте
Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линиясе декабрьгә планлаштырылган. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза ТАСС.
«Декабрьгә», – дип җавап биргән Кремль вәкиле чараны үткәрү сроклары турындагы сорауга.
Элегрәк Песков хәбәр иткәнчә, Президентның зур матбугат конференциясенә һәм туры линиягә әзерлек инде башланды.
2025 елда зур матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия 4,5 сәгать дәвам итте. Бу вакыт эчендә Путин 70 тән артык мәсьәләгә ачыклык кертте.